И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  


 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / Исемнәрнең төшем килешендә төрләнеше (Склонение имен существительных в винительном падеже)


 

ИСЕМ (ИМЯ СУЩЕСТВИТЕЛЬНОЕ)

 

Исемнәрнең төшем килешендә төрләнеше

(Склонение имен существительных в винительном падеже)

 

Падежные вопросы: кемне? (кого?) нәрсәне? (что?) Падежные окончания: -ны/-не. Например: Мин әнине яратам. (Я люблю маму.) Употребление падежного окончания -ны/-не обяза-тельно только в следующих случаях:

1) с именами собственными. Например:

Мин Сашаны көтәм. (Я жду Сашу.) Мин Казанны начар беләм. (Я плохо знаю Казань.);

2) если слово выражает предмет, выделенный логичес-ки из числа ему подобных. Например:

Дәфтәрләрне өстәлгә, китапларны шкафка куй. (Положи тетради на стол, а книги в шкаф.) Здесь речь идет о конкретных тетрадях и книгах;

3) если существительное употреблено с указательными мес-тоимениями бу, шул, теге (этот, тот и др.) Например:

Мин бу кешене белмим. (Я не знаю этого человека.) Когда речь идет о предмете неопределенном и на него

не обращается особого внимания, когда предмет называется в общем значении, падежные окончания

-ны/-не

не употребляются. Например:

Мин алма яратам. (Я люблю яблоки.) Әти китап

укый. (Папа читает книгу.)

192. Поставьте существительные, данные в скобках, в винительном падеже.

1) Мин Алсуны,... (әби, әни, әти, абый, Марат) күрәм.

2) Тәрәзәне, ... (ишек, китап, дәфтәр) ачмагыз.

3) Тешләрне, ... (келәм, чалбар, киемнәр) чистартам.

4) Өстәлне, ... (такта, тәрәзә, көзге) сөртегез.

5) Шәһәрне, ... (кагыйдә, җавап, Лилия) белмисеңме?

6) Укучылар җырны, ... (шигырь, сүзләр) тырышып өйрәнәләр.

193. Переведите. Объясните употребление окончаний.

1) Алма ашыйсыңмы? Бу алманы ашыйсыңмы?

2) Айгөл тәлинкәләр юа. Айгөл пычрак тәлинкәләрне юа.

3) Әби бакчада чәчәкләр үстерә. Әби чәчәкләрне бакчада үстерә.

4) Әни сатучыга акча бирә. Әни акчаны миңа түгел, абыйга бирә.

5) Айсылу идән юа. Бүген идәнне Айсылу юа.

6) Гөлнара бәйрәмдә яңа җыр җырлый. Бу яңа җырны бәйрәмдә Гөлнара җырлый.

194. Переведите.

1) На улице вижу маленькую девочку. 2) Возьми әти день-ги. 3) Дайте мне эту куклу. 4) Ты брюки носишь (надеваешь)?

5) Ты әти брюки носишь? 6) Повторите последнее правило. 7) Знаешь эту улицу?

195. Переведите.

1) Налей коту молоко. Это молоко налей коту.

2) Почитай книжку. Почитай эту книжку.

3) Дай чистую тетрадь. Дай ту чистую тетрадь.

4) Ты смотришь журналы? Ты әти журналы смотришь?

5) Возьми это яблоко. Возьми это яблоко, оно вкусное.

196. Ответьте на вопросы,

1) Син кемне яратасың? 2) Син нәрсә яратмыйсың? 3) Син мәктәптә кемнәрне еш очратасың? 4) Син туган көнеңә кемнәрне чакырасың? 5) Син мәктәпкә нәрсәләр алып барасың?

6) Син нәрсә яратып ашыйсың?

Тартымлы исемнәрнең төшем килешендә төрләнеше

(Склонение существительных с аффиксами принадлежности в винительном падеже)

Берлек сан
1 зат (минем) 2 зат (синең) 3 зат (аның)
Б.к. кулым тәлинкәм кулың тәлинкәң кулы тәлинкәсе
Т.к. кулымны тәлинкәмне кулыңны тәлинкәңне кулын тәлинкәсен
Күплек сан
1 зат (безнең) 2 зат (сезнең) 3 зат (аларның)
Б.к. кулыбыз тәлинкәбез кулыгыз тәлинкәгез куллары тәлинкәләре
Т.к. кулыбызны тәлинкәбезне кулыгызны тәлинкәгезне кулларын тәлинкәләрен

197. Существительные, данные в скобках, напишите с нужными окончаниями.

1) Сез минем әниемне (әти, апа, дус) беләсезме? 2) Киштәдән минем китабымны (көндәлек, дәфтәр, сүзлек) алып бир әле. 3) Укытучы минем контроль эшемне (дәфтәр, өй эше) тикшерә. 4) Мин үземнең велосипедымны (туп, чаңгы, чана) Динарга бирдем.

198. Ответьте на вопросы.

1) Син тешләреңне яхшы паста белән чистартасыңмы? 2) Син кулларыңны сабын белән юасыңмы? 3) Син битеңне чиста сөлге белән сөртәсеңме? 4) Син чәчләреңне нәрсә белән тарыйсың? 5) Син колакларыңны көн саен юасыңмы?

199. Допишите вопросы по образцу.

Үрнәк: Мин дәресләремне үзем әзерлим, син дә дәресләреңне үзең әзерлисеңме?

1) Мин киемнәремне үзем үтүклим, син дә ...

2) Мин бүлмәмне үзем җыештырам, син дә ...

3) Мин оекларымны үзем юам, син дә ...

4) Мин итекләремне үзем чистартам, син дә ...

5) Мин урынымны үзем җыям, син дә ...

213. Переведите. Укажите аффиксы принадлежности.

Мин әтиемнең киемнәрен юам. Син әтиеңнең киемнәрен юасың. Ул әтисенең киемнәрен юа. Без әтиебезнең киемнәрен юабыз. Сез әтиегезнең киемнәрен юасыз. Алар әтиләренең киемнәрен юалар.

214. Проспрягайте по образцу упр. № 213.

1) Мин дустымның яңа адресын белмим.

2) Мин апамның сәгатен ваттым.

215. Допишите окончания.

1) Дамир... әти... машина... номер... беләсеңме?

2) Апам... ире... туганнар... кунакка көтәбез.

3) Гөлнара... әни... яңа күлмә(к)... төс... әйт әле.

216. Переведите.

1) Я плохо помню имена одноклассников брата. 2) Запишите номера телефонов друзей вашего сына. 3) Назовите имена татарских писателей. 4) Вы знаете фамилию директора школы их сына?

217. Переведите. Найдите существительные с аффиксами принадлежности. Укажите лицо и число.

1) Исемегезне әйтегез әле. 2) Шәһәребезне яратабыз.

3) Әйберләрегезне юлдан алып куегыз. 4) Укытучыгызны эзлим. 5) Халкыбызны хөрмәт итәләр. 6) Чәчәкләрегезне ничек үстерәсез, бигрәк матур! 7) Кызыгызны танымадым. 8) Дәреслекләребезне яхшы саклыйбыз.

218. Переведите.

1) Мы любим наших учителей. 2) Мы долго искали свои (наши) места. 3) В школе свои классы мы убираем сами.

4) Мы бережем свои глаза, поэтому телевизор смотрим мало.

5) На пляже мы встретили наших бывших одноклассников.

219. Переведите.

1) Поднимите (ваши) руки! 2) Позовите (вашу) маму. 3) Покажите (ваши) дневники. 4) Уберите с парт (ваши) учебники. 5) Вымойте свои (ваши) грязные тарелки.

                                                    << Предыдущая тема   ОГЛАВЛЕНИЕ   Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / Исемнәрнең төшем килешендә төрләнеше    (Склонение имен существительных в винительном падеже)

Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz