И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  


 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ (ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА) - УРТАКЛЫК ЮНӘЛЕШЕ (ВЗАИМНО-СОВМЕСТНЫЙ ЗАЛОГ)


 

ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

(ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА)

 

УРТАКЛЫК ЮНӘЛЕШЕ

(ВЗАИМНО-СОВМЕСТНЫЙ ЗАЛОГ)

 

Взаимно-совместный залог обозначает совместное действие двух или нескольких субъектов, помощь или со-действие кому-либо в исполнении какой-то работы. Гла-голы взаимного залога образуются присоединением к основе аффиксов -ыш/-еш, -ш. Например: Яса ясаш (помогай делать), эшлә эшләш (помогай работать).

24. Боерык фигыльләрдән уртаклык юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз.

Үрнәк: Йөр йөреш, йөрешәләр.

а) Көл, яз, кычкыр, ачулан, утыр, бул, җыел, сук, ку, чап. ә) Сана, аңла, сора, таны, уйла, әзерлә, аша.

25. Тәрҗемә итегез.

Балалар көлешәләр; хатын-кызлар нигәдер кычкырышалар; малайлар йөгерештеләр; атлар чабыша; үзара сөйләшәләр; нәрсә турында уйлаштыгыз?

26. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Кичә очрашкансыз; сез йөрешәсезме? ачуланышырга да өлгергәннәр; бер-берсенә табышмак әйтешәләр; үбешергә өлгерерсез әле; туган көндә танышканнар бугай.

27. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Өстәл әзерләштек; сезгә булыштылармы? капчыкны күтәрешегез әле; яшәгән йортын эзләштеләр; әниемә аш пешерештем; бакча казыштык; суган утыртыштым.

28. Тәрҗемә итегез. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.

1) Урамда яз, тәрәзә буенда тамчылар биешә. 2) Әнием безнең хәлләребезне сораша, ә үзе елмая. 3) Балалар шатлыктан сикерешә үк башладылар. 4) Нигә кычкырышасыз, тавышыгыздан башым авырта инде. 5) Кеше белән талашырга ярамый. 6) Ялган сөйләгәннәре ачыклангач, малайларның битләре ут кебек кызышты, алар бер-берсенә читенсенеп кенә карашып алдылар.

29. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Алар бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Ул әнисенә бала караша, өй эшләрендә булыша. 2) Егетләр, тезелеп басып, буйларын үлчәштеләр. Рамил көне буе амбарда әтисенә ашлык үлчәште. 3) Студентлар бер-берсенең адресларын алыштылар. Аларны бүген күршеләре бәрәңге алышырга чакырды.

30. Тәрҗемә итегез. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.

1) Кызлар бер-берсен бәйрәм белән котлашып кочаклаштылар. 2) Алар язгы кичтә таныштылар, еллар буе дуслашып йөрделәр. 3) Күршеләребез башкаларга үрнәк булып, парлашып һәм гөрләшеп яшиләр иде. 4) Кичә улым ни өчендер дустына булышмаган, шуңа күрә алар ачуланышканнар. 5) Чыгарылыш кичәсендә яшьләр бала-чага кебек куышып та, качышып та уйнадылар. 6) Кечкенә вакытында Алсу әтисе белән сөйләшеп-серләшеп туймый иде, ә үскәч нигәдер читләшә башлады.

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ (ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА) - УРТАКЛЫК ЮНӘЛЕШЕ (ВЗАИМНО-СОВМЕСТНЫЙ ЗАЛОГ)

Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz