И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  


 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ХӘЛ ФИГЫЛЬ (ДЕЕПРИЧАСТИЕ) - -ып/-еп, -п кушымчалы хәл фигыль (Деепричастие на -ып/-еп, -п)


 

ХӘЛ ФИГЫЛЬ

(ДЕЕПРИЧАСТИЕ)

 

Деепричастие в татарском языке, как и в русском, не изменяется по лицам, числам и временам. Однако оно может относиться ко всем лицам. Например:

Мин син кайткач китәрмен. (Я уйду, когда ты вернешься.)

Ул син кайткач китәр. (Он уйдет, когда ты вернешься.)

Деепричастие образуется от основы глагола при помощи следуюших аффиксов:

1) -ып/ -еп, -п: алып (взяв), әйтеп (сказав), аңлап (понимая);

2) -а/-ә, -ый/-и: уйлый-уйлый (много думая), әйтә-әйтә (часто повторяя).

3) -гач/-гәч, -кач/-кәч: алгач (взяв; как только взял; как только возьму; после того как я (ты, он, ... ) взял и т. д.)

4) -ганчы/-гәнче, -канчы/-кэнче: барганчы (пока не пойду, прежде чем пойти и т. д.).

-ып/-еп, -п кушымчалы хәл фигыль

(Деепричастие на -ып/-еп, -п)

Деепричастие на -ып/-еп, -п употребляется для выра-жения действия, предшествующего основному; для обозначения последовательности или параллельности дейст-вий; для выражения состояния, образа действия, причи-ны и т. д. действия следующего основного глагола-сказуе-мого. Например:

Мин агачтан алма өзеп ашадым. (Я съел яблоко, сорвав с дерева.) Энем, егылып, аягын авырттырды. (Упае, мой брат повредил ногу.)

1. -ып/-еп, -п кушымчалары ярдәмендә хәл фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Аңла аңлап, кал калып, күтәр күтәреп.

а) Атла, сакла, бизә, хәтерлә, каршыла, котла, әзерлә, ә) Ышан, сагын, ашык, кал, борчыл, шатлан, калдыр.

б) Ял ит, бетер, яшер, пешер, төр, сөрт, эл.

2. Тәрҗемә итегез. Үзегез дә яңа мисаллар уйлагыз.

а)Ашап ал (поешь), йоклап ал, уйнап ал, эчеп ал, укып ал. ә) Ашап бетер (доешь), эчеп бетер, укып бетер, әйтеп бетер.

б) Ашап кара (попробуй поешь), эчеп кара, уйнап кара,

әйтеп кара.

в) Ашап кил (сходи поешь), карап кил, алып кил, санап

кил, биреп кил.

3. Тәрҗемә итегез. Яңа мисаллар уйлагыз.

а) Алып кайт (привези), алып бир (достань), алып куй (убери), алып кер, алып чык, алып ташла.

ә) Торып йөгер (встань и беги), торып чап, торып әйт, торып ал, торып кара, торып укы.

б) Яратып әйтә (говорит любя), яратып карый (смот-рит любя), яратып ашый, яратып укый, яратып бирә.

в) Уйлап әйт (скажи подумав), уйлап бетер, уйлап яз, уйлап җавап бир.

4. Фигыльләрдән тезмә фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Чык ал: чыгып ал, алып чык. Утыр яз, укы бел, эшлә кара, сана ал, эзлә кил.

5. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

а) Укый ала, укып ала, укырга ала. ә) Юа ала, юып ала, юарга ала.

б) Үтүкли ала, үтүкләп ала, үтүкләргә ала.

6. Нокталар урынына җәяләр эчендәге фигыльләрнең тиешлесен куеп языгыз.

а) Лилия әле яңа гына ... өйрәнде, шуңа күрә ул әле бик тиз ... алмый. Бу китапларны берничә көнгә генә өйдә ... алырга ярыймы? Кагыйдәне хәтерләмәсәң, дәреслегеңне ач та тиз генә ... ал.

(Укып, укырга, укый.)

ә) Бу ак күлмәгеңне син әле үзең чиста итеп ... алмыйсың, улым, бар, апаңа бир. Кабинеттагы тәрәзә пәрдәләрен кем ... алырга тели? Кулларыгыз бик пычрак бит, барыгыз, тиз генә ... килегез.

(Юа, юып, юарга.)

б) Энем киемнәрен яхшылап ... белми, шуңа күрә гел миңа ... куша. Кызым, без концертка соңга калабыз бугай, әтиеңә күлмәген тиз генә ... бир әле.

(Үтүкләп, үтүкли, үтүкләргә.)

7. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрдән тезмә фигыльләр ясагыз.

Пожалев, отпустив, говоря, обманув, помня, спрятав, торопясь, закричав, крича, отдохнув.

8. Нокталар урынына хәл фигыльләр куеп, тезмә фигыльләр ясагыз.

1) Елап җибәрде, көлеп җибәрде. Китеп барам, ...п барам. Алып чыккан, ...п чыккан.

2) Тотып йөгерә, тотып .... Йөгереп чыкма, йөгереп .... Ышанып сөйләде, ышанып ....

9. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

а) Укып белә, белеп укый, укый белә. ә) Эшләп карыйбыз, карап эшлибез.

б) Санап алыгыз, алып санагыз.

в) Эзләп киләләр, килеп эзлиләр.

10. Җәя эчендәге фигыльләрне тиешле формага куеп, күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Миңа бу яңалыкларны беркем дә әйтмәде, үзем газетадан (укы) белдем. 2) Ул китаплар балалар өчен түгел бит, син аларны (аңла) укыйсыңмы? 3) Бу авыр мәсьәләне үзең (эшлә) кара әле, эшли алырсың микән? 4) Як-ягыгызга (кара) эшләгез, түтәлләргә басмагыз. 5) Китапханәче сезгә кирәкле китапларны таба алмаган, үзегезгә (кил) эзләргә кушты.

11. Капма-каршы мәгънәдәге хәл фигыльләр кулланып, тезмә фигыльләрне үзгәртеп языгыз.

Үрнәк: Кереп килә чыгып килә.

Шатланып әйтә; ялкауланып эшли; ачып куйды; утырып сөйләгез; табып куйганнар; шаярып кычкырам; чишенеп йокла; хәтерләп яшибез; чистартып биргән.

Отрицательная форма деепричастия данного типа об-разуется при помощи аффикса -мыйча/-мичэ. Например: Әйтмичә (неговоря, несказав),алмыйча (не взяв).

Примечание: Форма деепричастия на -мыйча/ -мичә имеет сокращенный вариант на -мый/-ми, внешне совпадающий с отрицательной формой настоящего вре-мени. Например: Укытучыңа өй эшеңне күрсәт-ми(чә) кайтма. (Не показав учителю домашнее задание, не возвращайся.) Бер дә авырмый(ча) гына яшәп булмый. (Невозможно жить, совсем не болея.)

12. Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз. Тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Яратып яратмыйча. Эзләп эзләмичә.

а) Ватып, сугып, онытып, ачуланып, булышып, аңлатып, ялганлап, ашыгып, борчылып, елап.

б) Хәтерләп, бетереп, яшереп, сөртенеп, теләп, тәмамлап, үткәреп, әзерләп, пешереп, бизәнеп.

13. Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Яратып карый яратмыйча карый.

Ашыгып килә; торып әйтте; яшереп куйдым; сагынып сөйләгән; карап ал; кычкырып сорыйлар; ашап утырамы? эшләп үсәләр; үтүкләп ки; юып бирегез.

14. Тәрҗемә итегез.

Идет не спеша; работает не стараясь; рассказывает не жа-лея; говоришь не подумав; ест не помыв; берут не прочитав; сидит не слушая; обманывает не стыдясь; живет не забывая.

15. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән сүзләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Кунаклар ни өчен ... утыралар, әллә өстәлдәге ризыклар ошамыймы? 2) Ашаганнан соң пычрак тәлинкәңне беркайчан да ... калдырма. 3) Әтием эштән ... , без ашарга утырмадык. 4) Дару ... генә дәваланып карагыз әле. 5) Китапка ... гына сөйли аласыңмы? 6) Урамда яңгыр ... , без беркая да бара алмыйбыз. 7) Концертларга һәм спектакльләргә ... барырга кирәк. 8) Нигә ... утырасың, бүлмәдә салкын түгел бит. 9) Аларның балалары өстәл яныннан беркайчан да рәхмәт ... китмиләр. 10) Кеше әйберен беркайчан да ... алырга ярамый. 11) Син ... әйтсәң, без дә яхшырак аңларбыз.

(Әйтмичә, сорамыйча, туктамыйча, ашамыйча, эчмичә, соңга калмыйча, ачуланмыйча, кайтмыйча, карамыйча, чишенмичә, юмыйча.)

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ХӘЛ ФИГЫЛЬ (ДЕЕПРИЧАСТИЕ) - -ып/-еп, -п кушымчалы хәл фигыль (Деепричастие на -ып/-еп, -п)

Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz