И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  


 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / АВТОР ТУРЫНДА


 

АВТОР ТУРЫНДА

 

Р. Р. Нигъмәтуллина татар теле укыту буенча күп санлы методик кулланмалар һәм күнегүләр җыентыклары авторы. Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамлаган.

Татарстан Республикасы халыклары телләре турында Татарстан Республикасы Законы кабул ителгәннән соң, татар теле республикада яшәүче барлык милләтләр өчен дәүләт теле буларак өйрәтелә башлый. Шул максаттан, Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең милли бүлеге каршында татар телен чит тел буларак укыту методикасын эшләү өчен, иҗади лаборатория төзелә. Р. Нигъмәтуллина шунда эшкә чакырыла.

Рузалия Нигъмәтуллина тарафыннан язылган хезмәтләр күп еллар буе шәһәр һәм республика күләмендә алып барылган методик эшчәнлекнең, шулай ук төрле яшьтәге һәм дәрәҗәдәге рус телле аудиторияләрдә (Чаллы шәһәренең 44 нче номерлы урта мәктәбендә, төзелеш-икътисад көллиятендә, педагогия институтында) татар телен практик укытуның сыналган нәтиҗәсе.

 

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ 


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / АВТОР ТУРЫНДА

Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz