И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  


 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ТӘМАМЛАНМАГАН ҮТКӘН ЗАМАН (ПРОШЕДШЕЕ НЕЗАКОНЧЕННОЕ ВРЕМЯ)


 

Фигыль (Глагол).

 

ТӘМАМЛАНМАГАН ҮТКӘН ЗАМАН

(ПРОШЕДШЕЕ НЕЗАКОНЧЕННОЕ ВРЕМЯ)

Употребляется, когда действие в прошлом совер-шается неоднократно или продолжительно. Например: Ул безгә еш керә иде. (Он к нам часто заходил.) По составу это сложное время, так как состоит из ос-новного (смыслового) глагола и вспомогательного глагола иде, который изменяется по лицам и числам. Основной глагол употребляется в форме 3 л. ед. ч. настоящего времени.

Спряжение глаголов в незаконченном прошедшем времени

Утвердительная форма Нишли иде? Отрицательная форма Нишләми иде?
Мин тырыша идем. Син тырыша идең. Ул тырыша иде.

Без тырыша идек. Сез тырыша идегез. Алар тырыша иделәр.

Мин тырышмый идем. Син тырышмый идең. Ул тырышмый иде.

Без тырышмый идек. Сез тырышмый идегез. Алар тырышмый иделәр.

151. Переведите. Добавьте подлежащее.

Аңламый идек. Гел ашыга идем. Дөрес язмый идең. Кунакка еш кайта идегезме? Булыша иделәр. Начар ишетә иде.

152. Напишите глаголы по образцу. Үрнәк: Кайт кайта ул кайта иде.

а) Оныт, сагын, шатлан, тикшер, сүндер, сикер.

б) Котла, дәвала, ятла, эзлә, эшлә, әзерлә.

153. Напишите по образцу.

Үрнәк: Ачулана ачуланмый ул ачуланмый иде.

Булыша, чистарта, аңлата, бизи, туктый, көтә, кочаклый.

154. Напишите глаголы во всех известных вам формах прошедшего времени.

Үрнәк: Курык курыкты курыккан курка иде. Утырт, уян, сөйләш, үтүклә, ю, гаҗәплән, елмай, ки.

155. Найдите глаголы в форме прошедшего незаконченного времени. Определите лицо и число.

1) Ул елларда Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров концертлары еш була иде. 2) Элек мин һәр җәйне авылга кайта идем, ә хәзер вакытым җитми, теләгем дә юк бугай. 3) Мин Алияне яхшы хәтерлим әле, без аның белән балалар бакчасына гел бергә йөри идек. 4) Былтыр Данил яхшы укый иде, ә быел ул бер дә укырга теләми. 5) Үткән ел без зур кабинетны җыештыра идек, ә хәзер безгә ике кечкенә кабинет бирделәр. 6) Элек кешеләр шәһәргә урман аша җәяү баралар иде. 7) Җәйге эссе көннәрдә авыл халкы кырда печән җыя иде, аларның күңелле тавышлары ерактан ишетелә иде. 8) Безнең өй янында зур агач үсә иде, балалар аның күләгәсендә уйныйлар иде.

Примечание: в 3 лице множественного числа вместо яза иделәр, сөйли иделәр можно сказать язалар иде, укыйлар иде.

156. Напишите глаголы, данные в скобках, в прошедшем незаконченном времени.

1) Сугыш елларында авылларда кечкенә балалар да көне-төне кырда әниләренә (булыш). 2) Казанда укыган елларда минем буш вакытым (калма), шуңа күрә мин хатларны да бик сирәк (яз). 3) Сез бер-берегезне күптән (бел)? 4) Әнием барыбыздан да иртәрәк (тор) һәм без уянганчы иртәнге аш (әзерлә). 5) Кечкенә вакытта без Кыш бабайга бөтен күңелебез белән (ышан) һәм бүләкләр (көт). 6) Алар күрше йортта гына (яшә), ләкин ни өчендер безгә бик сирәк (кер).

157. Переведите.

1) В детстве я очень боялась собак. 2) Каждый вечер перед сном мы вслух читали книги. 3) Раныпе они часто ссорились. 4) По утрам мама вставала рано, готовила завтрак и будила нас. 5) Вы на Сабантуй каждый год приезжали?

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) /  ТӘМАМЛАНМАГАН ҮТКӘН ЗАМАН (ПРОШЕДШЕЕ НЕЗАКОНЧЕННОЕ ВРЕМЯ)

Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz