И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  


 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / БИЛГЕСЕЗ КИЛӘЧӘК ЗАМАН (БУДУЩЕЕ НЕОПРЕДЕЛЕННОЕ ВРЕМЯ)


 

Фигыль (Глагол).

 

БИЛГЕСЕЗ КИЛӘЧӘК ЗАМАН

(БУДУЩЕЕ НЕОПРЕДЕЛЕННОЕ ВРЕМЯ)

Употребляется, когда говорящий не уверен, что дейст-вие, о котором он сообщает, в будущем действительно совершится. Спрягаемая основа будущего неопреде-ленного времени образуется от основы глагола при помо-щи аффиксов -ар/-әр, -ыр/-ер, -яр по тем же правилам образования неопределенной формы глагола (см. тему Инфинитив). Поэтому спрягаемую основу будущего неопределенного времени легко найти по инфинитивнои форме, убирая окончание -га/-гэ. Например:

Укырга (читать). Ул укыр (он будет читать).

Спряжение глаголов в утвердительной форме будущего неопределенного времени

Яз! Язарга. Ул язар. Сөйлә! Сөйләргә. Ул сөйләр.
Мин нишләрмен? Мин язармын, сөйләрмен.
Син нишләрсең? Син язарсың, сөйләрсең.
Ул нишләр? Ул язар, сөйләр.
Без нишләрбез? Без язарбыз, сөйләрбез.
Сез нишләрсез? Сез язарсыз, сөйләрсез.
Алар нишләрләр? Алар язарлар, сөйләрләр.

169. Образуйте спрягаемую основу будущего неопределенного времени. Үрнәк: Кайтырга ул кайтыр (он вернется). Сагынырга. Авырырга. Чакырырга. Үпкәләргә. Эләргә.

170. Допишите глаголы в будущем неопределенном времени.

Спряжение глаголов в отрицательной форме будущего неопределенного времени

Бала ела... Кояш чы(к)... Яңгыр я(у)... Әни ял ит... .

Мин дәвалан. Табиб дәвала.. Алар озат... . Сез гаҗәплән.

171. Допишите окончания глаголов в будущем неопределенном времени.

1) Әни матур күлмәген ки... . Бала үзе киен... .

2) Мин тузан сөрт... . Мин яңа сөлге белән сөртен... .

3) Син китапларыңны сакла... . Син салкыннан саклан... .

4) Кулларыгызны сабын белә ю... . Иртәгә мунчада юын... .

172. Напишите глаголы в будущем определенном времени. Үрнәк: Ул котлар. Ул котлаячак.

а) Табиб дәвалар. Кечкенә бала елар. Әниең сөйләр. Укучы үзе эшләр.

б) Күршеләребез булышырлар. Азат аңлатыр. Укытучылар тикшерерләр. Безнең сыйныф җиңәр. Дуслар аңларлар.

173. Переведите.

1) Завтра опять будет холодно. 2) Сначала папа поужинает, а потом мы пойдем кататься на санках. 3) В понедельник они вам позвонят, а во вторник вы встретитесь. 4) Они еще раз подумают и дадут ответ. 5) 06 этом вам расскажет учитель.

Спрягаемая основа глагола отрицательной формы будущего неопределенного времени образуется от основы глагола при помощи аффикса -мае/-мәе. Например:

Ела! Ул еламас. (Он не будет плакатъ.)

Әйт! Ул әйтмәс. (Он не скажет.)

Внимание! В 1 л. ед.и мн. чие ла вместо -мае /-мәе употребляетея -ма/-мә. Например:

Ул еламас. Алар еламаслар.

Мин еламам. Без еламабыз.

Яз! Ул язмас. Сөйлә! Ул сөйләмәс.
Мин нишләмәм? Мин язмам, сөйләмәм.
Син нишләмәссең? Син язмассың, сөйләмәссең.
Ул нишләмәс? Ул язмас, сөйләмәс.
Без нишләмәбез? Без язмабыз, сөйләмәбез.
Сез нишләмәссез? Сез язмассыз, сөйләмәссез.
Алар нишләмәсләр? Алар язмаслар, сөйләмәсләр.

174. Переведите.

Әнигә ошамас. Укытучы мактамас. Беркем дә гаҗәпләнмәс. Төймә тиз өзелмәсме? Җавап дөрес булмас. Ут сүнмәсме? Хат бер атнада барып җитмәс. Ул безне онытмас.

175. Переведите.

1) Работа так быстро не закончитея. 2) Поезд не будет вас ждать, поторопитесь. 3) Мама нас не будет ругать? 4) Времени опять не хватит. 5) Он никому ничего не скажет. 6) Никто им не поможет.

176. Напишите глаголы по образцу.

Үрнәк: Мин котламам. Без котламабыз. Яшер. Сагын. Дәвалан. Ятла. Атла. Әзерлә.

177. Переведите.

1) Ты не будешь скучать? 2) Вы не будете больше ломать деревья? 3) Сейчас они будут готовить уроки. 4) Они не будут скучать. 5) Он не будет итагать быстрее, у него болят ноги.

178. Ответьте на вопросы отрицательно.

1) Син миңа шалтыратырга онытмассыңмы?

2) Дәрескә бүтән соңга калмассызмы?

3) Балалар салкында туңмаслармы?

4) Бу азык җылыда бозылмасмы?

5) Карусельдә башың әйләнмәсме?

6) Кунаклар соңга калмаслармы?

7) Без бу киемнәрне пычратмабызмы?

179. Преобразуйте глаголы в отрицательную форму.

1) Балалар борчак ашын яратырлар. 2) Сания апа миңа ышанырмы? 3) Алар, бәлки, вакытында кайтып җитәрләр. 4) Укучылар бу шигырьне ятлап өлгерерләрме? 5) Күрерсез, Әлфия бүген идәнне дә юар, өйне дә җыештырыр. 6) Алар янына үзең барырсың һәм танышырсың. 7) Мин хатыңа бүген үк җавап язармын.

180. Преобразуйте глаголы в утвердительную форму.

1) Мин бүген эштән иртәрәк кайта алмам. 2) Күршеләр сине танымаслар. 3) Ашыкмассыз һәм ялгышмассыз. 4) Син аларның яңа адресларын тапмассыңмы? 5) Без сезгә ышанмабыз һәм дөрес эшләрбез.

181. Спишите предложения, поставив глаголы в будущем опреде-ленном времени.

1) Поезд бүген соңга калмас дип уйлыйм. 2) Әни көн саен аш пешермәс. 3) Наил тагын сугышмасмы? 4) Бу гөл караңгыда үсмәс. 5) һәр көн яңгыр яумас бит инде, кояш та чыгар. 6) Бәйрәмгә бөтен сыйныф та килмәс, кемнәрдер өйдә калырлар. 7) Алсу бу китапны бер көндә укып чыкмас. 8) Ул бүтән ялгышмас, уйлап эшләр.

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) /  БИЛГЕСЕЗ КИЛӘЧӘК ЗАМАН (БУДУЩЕЕ НЕОПРЕДЕЛЕННОЕ ВРЕМЯ)

Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz