И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  


 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ (ИМЯ ПРИЛАГАТЕЛЬНОЕ) - НИСБИ СЫЙФАТЛАР (ОТНОСИТЕЛЬНЫЕ ИМЕНА ПРИЛАГАТЕЛЬНЫЕ)


 

СЫЙФАТ

(ИМЯ ПРИЛАГАТЕЛЬНОЕ)

НИСБИ СЫЙФАТЛАР

(ОТНОСИТЕЛЬНЫЕ ИМЕНА ПРИЛАГАТЕЛЬНЫЕ)

Относительные прилагательные обозначают:

а) отношение к отвлеченному понятию, например: әдәби кичә (литературный вечер);

б) отношение ко времени, например: кышкы пальто (зимнее пальто);

в) отношение к месту, например: аскы кат (ниж-ний этаж), мондагы хәлләр (здешние события).

Ясалма сыйфатлар

(Производные прилагательные)

К производным прилагательным относятся прилагательные, образованные от имен существительных при помощи аффиксов:

-лы/-ле: тозлы (соленый), карлы (снежный);

-сыз/-сез: тозсыз (несоленый), исемсез (безымян-

ный);

-гы/-ге, -кы/-ке: язгы (весенний), көзге (осенний); -чыл/-чел: гарьчел (обидчивый), кунакчыл (госте-

приимный);

-чан/-чән: уйчан (задумчивый), сүзчән (болтливый).

17.

а) Образуйте от данных существительных прилагательные при помощи аффиксов -лы/-ле и -сыз/-сез. Переведите.

Үрнәк : Тоз тозлы тозсыз (соленый несоленый). Май, ут, су, чәчәк, шикәр, кар, боз, яңгыр, файда, сөт, яка, күңел, хәйлә.

б) Напишите с данными прилагательными словосочетания. Үрнәк: Тозлы кыяр, тозсыз аш, ...

18. Дополните.

Файдалы: киңәш, ... Шатлыклы: бәйрәм, ...

Якалы: күлмәк, ... Сусыз: чиләк, ... Акылсыз: бала, ...

Җилле: көн, ... Хатасыз: эш, ... Тәмсез: аш, ...

19. Образуйте от данных существительных прилагательные и составьте словосочетания, используя слова в скобках.

Үрнәк: Чәчәкле болын, ...

Кар, тәм, җил, акыл, күңел, бал, агу, тоз, болыт, файда.

(Киңәш, һава, көн, чәй, гөмбә, кыяр, бәйрәм, укучы, бәлеш, кыш.)

20. Переведите.

Соленая вода, бесполезный совет, некрасивое платье, вкус-ная каша, нехитрый человек, неумный ответ, молочный суп, невеселый день, несчастливый человек.

21. Переведите. Найдите похожие выражения в русском языке.

1) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

2) Бәхетле көләр, бәхетсез елар.

3) Хыялсыз кеше канатсыз кош.

4) Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

5) Хәйләсез дөнья файдасыз.

6) Беләкле кеше берне егар, белемле кеше меңне.

22. Напишите вместо точек подходящие слова из второго столбика.

Синең чәең ...лымы? гаилә

Кем ...ле кофе эчә? шәфкать

Әтиеңнең энесе ...леме? сөт

Күршеләребез бик ...ле. җай

Бүген иртә ...лы түгел. кирәк

Бу урындык ...лы түгел, утырма. бал

Өстәлдәге кәгазьләр ...ле түгелме? кояш

23. Переведите. Найдите прилагательные.

1) Гөлназ бу шатлыклы минутларны күптән көтә. 2) Аңлы кеше бәхетле тормышны күктән көтми. 3) Яңгырлы-болытлы көз дә үтеп китте, аның артыннан карлы-буранлы кыш та җитте. 4) Шундый күңелле сүзләр, дәртле җырларны тыңлап, бераз ял итеп алдык. 5) Карагыз әле, көчле җил нинди зифа каенны сындырган. 6) Бу аз сүзле тыйнак егет күпләргә ошый иде. 7) Радиодан иртәгә кыска вакытлы бозлы яңгыр булырга мөмкин диделәр. 8) Бу уңайсыз хәлдән мине әнием коткарды. 9) Тәрбиясез һәм тәртипсез балалар директор кабинетын яратмыйлар.

24. Вместо точек напишите окончания -лы/-ле или -сыз/сез.

1) Татар әбиләре сөт... чәй яратмыйлар, гел сөт... чәй генә эчәләр. 2) Көз ахырында бакчада яфрак... агачлар бик аз калды, тиздән бөтен урман да яфрак... калачак. 3) Әниләрнең киңәшләре тәртип... балалар өчен файда... була. 4) Мин ышанам: шәфкать... кешеләрдән шәфкать... кешеләр күбрәк. 5) Бәхет... минутларда бәхет... кешеләр турында онытырга ярамый. 6) Җырлы-бию..., уен-көлке... сабантуйлар да җитте.

25 Образуйте прилагательные от данных существительных при помощи аффиксов -кы/-ке и -гы/-ге. Напишите словосочетания.

Үрнәк: Көз, көзге, көзге урман.

а) Көз, кыш, яз, җәй.

б) Бүген, иртәгә, кичә, көндез,

в) Иртән, көндез, кич, төн.

г) Ал, арт, ахыр, соң.

26. Дополните.

а) Көзге: яфрак, ... Бүгенге: бәйрәм, ... Иртәнге: поезд, ... Кичәге: эш, ...

27. Допишите окончания. Переведите.

б) Алгы: урын, ... Арткы: бакча, . Ахыргы: дәрес, Соңгы: сүз, ...

Көз... бакча. Иртән... чәй. Кыш... юл. Җәй... иртә. Төн... тавыш.

28. Переведите.

а) Кичке аш. Кичкә аш.

б) Иртәнге эш. Иртәнгә эш.

Көндез... яңгыр. Хәзер... заман. Кич... салкын. Кичә... хәл. Эч... капка.

Арт... чана. Ахыр... өстәл. Соң... җыр Бүген... концерт.

в) Кышкы яңа пальто Кышка яңа пальто.

г) Иң ахыргы сүзләр. Иң ахырга сүзләр.

29. Переведите.

1) Арткы урындыкка утыр. Артка, урындыкка утыр.

2) Алгы машинада бара. Машинада алга бара.

3) Алгы партага утырырга телисеңме? Алга китмә, мине көт.

4) Арткы урындыкны кем ватты? Артка калмагыз, тизрәк.

5) Соңгы атнада ул авырды, эшкә килмәде. Соңга калып булса да кил, без сине көтәбез.

30. Вместо точек напишите нужные окончания.

1) Көз... яңгыр... көннәрдә урамда бик күңел... була. 2) Сеңлемә кыш... яңа кыш... итекләр кирәк. 3) Безгә кич... кунаклар килгәнче өйне җыештырырга һәм әниемә кич... аш әзерләргә булышырга кирәк. 4) Яшелчә... ашлар сәламәтлек өчен бик файда... . 5) Әтием иртән... поезд белән Мәскәүдән кайтачак, ә иртән... өйдә ипи беткән, тизрәк кибеткә йөгер. 6) Бу ике дус тагын соң... дәрескә соң... калганнармы? 7) Нигә ал... утырмыйсыз, ал... рәттә буш урыннар бар бит. 8) Җәй... ай... төннәрдә мин йолдыз... күккә карарга яратам. 9) Иртән... чәйгә утыргач, мин иртәгә... бәйрәм турында сүз башладым. 10) Авылларда яз... кадәр яз... чәчүгә әзерлек бара.

31.

а) Образуйте от данных существительных прилагательные при помощи аффикса -чан/-чэн. Переведите.

Ү р н ә к : Уй уйчан (задумчивый). Сүз, эш, буй, тел, халык, мәзәк, сугыш, б) Составьте с данными прилагательными словосочетания. Үрнәк: Уйчан бала,...

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) /  СЫЙФАТ (ИМЯ ПРИЛАГАТЕЛЬНОЕ) - НИСБИ СЫЙФАТЛАР (ОТНОСИТЕЛЬНЫЕ ИМЕНА ПРИЛАГАТЕЛЬНЫЕ)

Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz