И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  


 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / АЛМАШЛЫК (МЕСТОИМЕНИЕ) - КҮРСӘТҮ АЛМАШЛЫКЛАРЫ (УКАЗАТЕЛЬНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ)


 

АЛМАШЛЫК

(МЕСТОИМЕНИЕ)

 

КҮРСӘТҮ АЛМАШЛЫКЛАРЫ

(УКАЗАТЕЛЬНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ)

Указательные местоимения бу, шушы (этот, шул), теге, ул (тот) могут употребляться с существительными, являясь их определениями. В этом случае они не изме-няются по лицам и числам.

Например: бу бала (этот ребенок);

бу баланы (этого ребенка); бу балага (этому ребенку).

При употреблении без существительных указательные местоимения изменяются по числам и падежам.

Килешләр Берлек сан
Б. к. бу шушы шул теге ул
И. к. моның шушының шуның тегенең аның
Ю. к. моңа шушыңа шуңа тегеңә аңа
Т. к. моны шушыны шуны тегене аны
Ч. к. моннан шушыннан шуннан тегеннән аннан
У.-в.к. монда шушында шунда тегендә анда
Килешләр Күплек сан
Б. к. болар шушылар шулар тегеләр алар
И. к. боларның шушыларның шуларның тегеләрнең аларның
Ю. к. боларга шушыларга шуларга тегеләргә аларга
Т. к. боларны шушыларны хауларны тегеләрне аларны
Ч. к. болардан шушылардан тулардан тегеләрдән алардан
У.-в.к. боларда шушыларда шуларда тегеләрдә аларда

В исходном (чыгыш килеше) и в местно-временном па-дежах (урын-вакыт килеше) указательные местоимения могут выполнять функцию наречия места.

Например: монда, шушында (здесь);

анда, шунда, тегендә (там);

моннан, шушыннан (отсюда);

аннан, шушыннан, тегеннән (оттуда).

1. Переведите.

Теге биек тауда; шушында үстем; моннан алдыңмы; шуңа шатланам; моны беләсезме; шушының тавышы; тегендә уйнадылар; әйтмә шуңа; тегене күрдек; кит аннан; тегендә укыганнар; шуннан кайтам; шуның абыйсы; монда торма; моннан элек; шуннан иртәрәк.

2. Переведите.

Иди сюда; там не играй; здесь холодно; беги отсюда; того не трогайте; отдай әтому; здесь невесело; звоним туда; этого боишься; спросите у того; оттуда пишут? этот отсюда? там отдохнем; ответ того, а не этого.

3. Выделенные словосочетания замените указательными местоимениями в нужной форме.

Үрнәк: Мин кичә бәйрәмдә шул кызны күрдем. Мин кичә бәйрәмдә шуны күрдем.

1) Син теге кешеләрне беләсеңме? 2) Мин ипине гел шушы кибеттән сатып алам. 3) Теге агачның алмаларын җыймагыз. 4) Бу китапта файдалы киңәшләр күп. 5) Бу апаның сүзләре дөрес бит. 6) Шушы күлмәкне киясеңме? 7) Шушы болында уйнап үстек, шушы чишмәнең суын эчтек. 8) Син шушы балага ник сугасың? 9) Бу кешеләргә ярдәм кирәкме? 10) Өстәлдән бу әйберне алып куй әле.

4. Переведите. Найдите указательные местоимения, определите их падеж, назовите другую форму, используя таблицу.

Үрнәк: Моннан ч. к., шушыннан.

1) Барыгыз да монда килдегезме? 2) Син боларны кайда очраттың соң әле? 3) Моңа үземнең гаиләмне күрсәтәсем килә. 4) Тегеләр болардан көлеп утыра бугай. 5) Лилия анда йөгерде, монда йөгерде дә тынычланды. 6) Әйт әле, син моңа ышанасыңмы? 7) Хәзер соң инде, моның турында башта уйларга кирәк иде. 8) Кунаклар өйләренә кайтып киттеләр, шуның белән бәйрәм дә бетте. 9) Сез китапларны шушыннан алдыгызмы? 10) Тегендә кемнәрнеңдер аяк тавышлары ишетелә. 11) Без төнне шушында үткәрергә тиешме? 12) Галия апалар моннан ерак яшиләрме? 13) Моннан элек язган хатым әле юлдадыр.

5. Замените указательные местоимения словосочетаниями.

Үрнәк: Шушыларны кайда күрдек соң без? Шушы кешеләрне кайда күрдек соң без?

1) Моны кайдан алдың, шунда куй. 2) Кайда тусаң, шунда яшә. 3) Шулардай туп сорап тор әле. 4) Боларның әти-әниләре дә безнең заводта эшлиләр. 5) Сез шушында балык тотасызмы? 6) Автобус тукталышы моннан еракмы? 7) Моның өчен күпме вакыт кирәк? 8) Тегенең туганнарын мин бик яхшы беләм, алар күршедә генә яшиләр. 9) Моның белән горурланырга да ярый. 10) Әниеңнән шул турыда сора әле.

6. Напишите вместо точек указательные местоимения в нужной форме.

1) ... елгадан бервакытта да су эчмәгез, ... су чиста түгел. 2) ... апасы ... апасы белән бик дус диләр. 3) ... дә карадым, ... да карадым, беркайда да тапмадым. 4) Сез ... белән күптән танышмы? 5) ... турында миннән сорама, ... сора. 6) Сез ... кемнән ишеттегез? 7) ... да вакыты юк, ... дә вакыты юк, бу кешеләргә ни булган соң? 8)... яхшы киңәш көтәргә кирәкми.

7. Переведите.

1) Здесь всегда много народу. 2) Сюда заходить нельзя, здесь опасно. 3) Әти ответы правильнее тех. 4) Я пойду скажу тем, а ты скажи этим. 5) Берите пример с тех, а не с этих. 6) Вы об этом спрашивали? 7) Здесь так жарко, уйдем отсюда. 8) Этот подарок от тех или от этих? 9) Мы у этих уже спрашивали, пойдем спросим у тех. 10) Сколько для этого нужно денег? 11) Мама этому очень рада. 12) И то нужно, и это нужно.

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) /  АЛМАШЛЫК (МЕСТОИМЕНИЕ) - КҮРСӘТҮ АЛМАШЛЫКЛАРЫ (УКАЗАТЕЛЬНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ)

Сулейман Казанский.

Hosted by uCoz