И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  


 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ШАРТ ФИГЫЛЬ (УСЛОВНОЕ НАКЛОНЕНИЕ) - Иярчен шарт җөмлә (Придаточное предложение условное)


 

ШАРТ ФИГЫЛЬ

(УСЛОВНОЕ НАКЛОНЕНИЕ)

 

Иярчен шарт җөмлә

(Придаточное предложение условное)

 

Условная форма глагола выражает условие действия и обычно является сказуемым придаточного предло-жения, а сам вывод или следствие выражаются в глав-ном предложении. Например: Иртәгә көн матур булса, бакчага барырбыз. (Если завтра день будет хороший, пойдем на огород.)

8. Тәрҗемә итегез. Иярчен шарт җөмләләрне табыгыз.

1) Әгәр дә сезгә дарулар ярдәм итмәсә, үләннәр кайнатып эчеп карагыз әле. 2) Минемчә, кеше ялкауланмаса, хезмәтне яратса, һәр эштән кызык табып яши. 3) Укырга теләсәң, мин бу журналны сиңа берничә көнгә биреп торам. 4) Әтиең сәгать алтыга кайтып җитсә, бакчага машина белән генә барырбыз. 5) Әгәр өлгерсәк, бүген сезгә дә кереп чыгарбыз. 6) Ялганлаганыңны сизсәләр, әлбәттә, рәхмәт әйтмәсләр. 7) Әгәр сез походка барсагыз һәм безне дә үзегез белән алсагыз, без бик шат булыр идек. 8) Безнең килүебезне теләмәсәләр, өйдә генә калырбыз, бармабыз. 9) Кулымнан килсә, мин барлык картларга да булышыр идем.

9. Тәрҗемә итегез.

1) Без менә шуны эшли алсак, печән дә җыелып бетәчәк. (С. Кудаш) 2) Тотынсаң, синнән дә менә дигән мастер чыгачак бит. (Г. Әпсәләмов) 3) Уңайлырак бүлмә туры килсә, чыгасың да китәсең. (Ш. Камал) 4) Ишеткән булса, миңа да әйтер иде ул. (Ш. Камал) 5) Белмәсәгез, тик торыгыз. (Г. Ибраһимов)

6) Үзе өйдә булса, килеп тә йөрмәс идем. (К. Тинчурин)

7) Илең турында уйласаң, гомерең озын була. (Ф. Кәрим)

8) Миңа берәр кием табып бирсәгез, рәхмәт әйтер идем. (Н. Дәүли)

10. Тәрҗемә итегез.

1) Если твоя сестра торопится на работу, я ее отвезу на ма-шине. 2) Если дома не осталось чистых тетрадей, сбегай, купи в магазине или попроси у соседа. 3) Если бы ты был писате-лем, о чем бы написал? 4) Если бы у меня были деньги, я бы путешествовал по всему миру. 5) Если поедете в Казань, познакомьтесь с историческими местами города, обязательно посмотрите Кремль. 6) Если послушаете хорошую музыку, то ваше настроение улучшится. 7) Если в школьной биб-лиотеке нет нужных вам книг, сходите в городскую. 8) Если торт понравился, то я могу дать его рецепт. 9) Если не будешь есть много сладкого, у тебя будут здоровые зубы.

11. Күп нокталар урынына баш җөмләләр куеп, күчереп языгыз.

1) Әгәр иптәшләрегез яхшы булса, ... . 2) Спортны яшьтән яратсагыз, ... . 3) Кирәкле-кирәксез күп сөйләсәң, ... . 4) Ял көне паркка барсагыз, ... . 5) Концертка соңга калсаң, ... . 6) Әнием мине уятмаса, ... . 7) Бу шигырьне дә ятламаса-лар, ... . 8) Әгәр аларга безнең бүләгебез ошаса, ....

12. Күп нокталар урынына иярчен шарт җөмләләр куеп, күчереп языгыз.

1) ... , тузан басылыр иде.

2) ... , туйганчы сөйләшер идек.

3) ... , без вакытында кайтып өлгерербез.

4) ... , мин дә аңа булышыр идем.

5) ... , мин аңа күлмәген үзем үтүкләп бирәм.

6) ... , китабыңны ач та кабатлап ал.

7) ... , аларга салкын тияргә мөмкин.

8) ... , табибка барсыннар, өйдә утырмасыннар.

9) ... , син аны сатып алырга тырыш.

10) ... , барыбер тынычланмаслар, борчылырлар.

13. Сорауларга иярчен шарт җөмләләр белән җавап бирегез.

Үрнәк: Син чәчәк бәйрәменә барасыңмы? Әгәр дәресләрем вакытында бетсә, мин дә сезнең белән чәчәк бәйрәменә барыр идем.

1) Син иртәгә иртән йөгерергә чыгасыңмы? 2) Киемнәреңне кичтән әзерләп куясыңмы? 3) Ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә аламы? 4) Бүген дә су коенырга барабызмы? 5) Алар дәрестә гел шулай сөйләшеп утыралармы? 6) Ул гел шулай тупас сөйләшәме?

14. Тәрҗемә итегез.

1) Если будешь писать брату, передай ему от нас привет. 2) Приходи ко мне после собрания, если оно кончится не очень поздно. 3) Если этот журнал тебе болыпе не нужен, можно я его возьму? 4) Если пойдете в магазин, купите, пожалуйста, и для меня хлеба. 5) Если әта книга останется у тебя еще на один день, ты успеешь ее прочитать до конца?

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ШАРТ ФИГЫЛЬ (УСЛОВНОЕ НАКЛОНЕНИЕ) - Иярчен шарт җөмлә (Придаточное предложение условное)

Сулейман Казанский.

Hosted by uCoz